ТРда иң эреләрдән.

Тукай районы территориясендә, Чаллыдан 22 км төньяк-көнчыгышта, Илбухтино авылыннан 5 км төньяк-көнчыгышта урнашкан. Кама һәм Ык елгаларының сул як тугаендагы шул исемдәге күл янында.

1969 елда ачылган. 1978 елдан Түбән Кама сусаклагычы астында кала. 1989 елдан бирле эшкәртелә.

Сапропельнең калынлыгы 0,4-5 м (уртача – 3 м). Су капламы 0,4-4 м. Дүртенчел система комнары белән түшәлгән. 2007 елның 1 гыйнварына сапропельнең С2 категориясе запасы (дымлылык 60% булганда) 219 мең т тәшкил итә. Сапропель органикалы-известьле һәм известьле типта, көллелеге 53,6-62%, дымлылыгы – 77-82%, реакциясе нейтраль – җиңелчә селтеле (pH 6,7-7,1). Составында CaCO3 – 24,7; Fe2O3 – 2,4; N – 1,86; P2O5 – 0,7; K2O – 0,6; S – 1,25%.

Сапропельнең иң күп алынуы (200 мең т) 1994 елга туры килә. Чыганак комплекслы, көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләрендә сапропель өстендә 0,9-4,2 м калынлыгында уйсулык тибындагы (урман, камыш) торф капламы ята. Торфның уртача таркалу дәрәҗәсе 50%, көллелеге – 33%, табигый дымлылыгы – 79,1%, реакциясе җиңелчә әчелектә (pH 5,1-6,3).

2007 елга торф запаслары (дымлылыгы 40% булганда) 2664 мең т. Ятманың кырый чикләренә кадәрге мәйданы – 983 га, сәнәгатькә яраклы тирәнлектәге (0,6 м) урыннарының мәйданы – 797 га.

Чыганак районара әһәмияткә ия, эшкәртү әйләнә-тирә мохиткә начар йогынты ясамый.

Сапропель минераль ашлама, известьлы мелиорант һәм терлек азыгына кушу өчен витаминлы минераль чимал буларак кулланыла; торф органик ашлама итеп файдаланыла.