Экологик мониторингның төп функцияләре:

  • атмосфера һавасы, су, туфрак һәм ландшафтның башка компонентлары торышын контрольдә тоту;
  • пычрануның төп чыганакларын билгеләү;
  • ландшафтның төп компонентлары сыйфаты торышын фаразлау һәм башкалар.                                                                                                                                    
  • Мәгълүматларны гомумиләштерү масштаблары буенча глобаль, милли, төбәк һәм локаль;
  • эш алымнары буенча – биологик (биоиндикаторлар ярдәмендә), дистанцион (авиация, космик);
  • күзәтү объектлары буенча кеше яшәгән тирәлек мониторингы (һава, су, туфрак), биология мониторинг (флора һәм фауна)

һәм башкалар аерып карала.

Шулай ук экологик мониторингны шартлыча әйләнә-тирәлеккә тәэсир итү мониторингы һәм әйләнә-тирә торышының үзгәрешләре мониторингына аералар.

Гомуммилли һәм төбәк дәрәҗәсендәге экология мониторингын оештыру тиешле башкарма органнарга йөкләнә, закон актлары һәм карарлар нигезендә алып барыла.

Татарстанда экологик мониторинг белән төрле министрлыклар һәм ведомстволар, аерым алганда, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы (җирләрнең торышы мониторингы), ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге (халык сәламәтлегенең торышы), ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе (атмосфера һавасы, җир өсте сулары, атмосфера явым-төшемнәре, туфрак мониторингы, радиация мониторингы), Казан университеты, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, Татарстан урман-тәҗрибә станциясе, Идел-Кама табигый саклаулыгы, Түбән Кама милли паркы (хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм ТРның аеруча саклаулы табигать территорияләре мониторингы); Татарстан геологик разведка идарәсенең «Гидромониторинг» территория фәнни-җитештерү үзәге (җир асты сулары мониторингы), «Геоцентр» фәнни-җитештерү берләшмәсе (Татарстанның барлык геологик мохите мониторингы – җир асты сулары, экзоген һәм эндоген геологик күренешләр), «Геомониторинг» территория фәнни-җитештерү үзәге (иминлеге һәм нәтиҗәле кулланылышы максатларында геологик мохит торышын өзлексез тикшерү) һәм башкалар шөгыльләнә.

Экология мониторингы буенча оештыру, бердәм система булдыру һәм аны үстерү белән бәйле координацияләү эшләре ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан алып барыла.