- РУС
- ТАТ
күпьеллык, нигездә, мезофиль (уртача дымлану шартларына җайлашкан) үләнчел үсемлекләр барлыкка китергән үсемлекләр бергәлеге тибы
Болында шартлар күбесенчә үләннәр өчен уңайлы, башка тереклек формалары, агачлар һәм куаклар өчен әйбәт түгел.
Болын төрләре: материк (кашлак болын һәм сазламык болын) язгы ташу сулары басмый торган субүләр һәм террасаларда урнаша; су баса торган, яки тугай болын – елга тугайларында киң таралган; субальп һәм биек тау болыннары – урман чигеннән өстәрәк тауларда урнаша.
Болын өчен кыяклылар һәм кузаклылар (азык буларак аеруча кыйммәт), шулай ук төрле үләнлелек хас.
Барлык болыннар өчен гомуми күренеш – туфракның өске катламында тамырлы туфрак, ягъни үлән тамырлары һәм тамырчаларыннан торучы чирәм хасил булу. Болында үсемлекләрнең җир астындагы органнары массасы җир өстендәге органнар массасыннан 3-5 тапкыр һәм аннан да күбрәккә артык.
ТРда болыннарның гомуми мәйданы 1 млн га дан күбрәк. Аеруча киң таралганнары кашлак болыннары, күбесенчә икенчел, ягъни бетерелгән урманнар урынында формалаша, урманның яңаруына көтү йөртү яки печән чабу комачаулый. Субүләрләрдә һәм төрле авышлыктагы сөзәклекләрдә күбрәк очрый. Печән чабу яки көтү йөртү нәтиҗәсендә үсемлек массасы кими, туфраклар ярлылана бара. Аз уңышлы (коры масса уңышы уртача 1 га дан 7 ц), нигездә көтү йөртү өчен файдаланыла. Үсемлекләр дөньясы чагыштырмача корылыкны яратучан. Күбрәк солыча, тар яфраклы йонча, сирәк кенә кылганнар, нечкә сабаклар үсә.
Сазламык болыннар чагыштырмача азрак. Сөзәклекләр итәгендә һәм грунт сулары чыккан түбәнлекләрдә урнаша. Күбрәк болын солычасы, күрәннәр, кырчыл, Лобель аксыргагы үсә. Артык дымлы һәм түмгәкле булганлыктан, файдалану өчен уңайсыз.
Кечкенә елга үзәннәре өчен, антропоген тәэсирләр көчле булмаганда, печән чаба торган кечкенә-кечкенә тугай болыннары хас. Аеруча типик тугай болыннары Кама-Криуш тугаенда (Алабуга шәһәреннән ерак түгел), Каманың сулъяк яры тугаенда Зәй һәм Чишмә елгасы тамакларында, Мишә елгасы тугаенда һәм аның түбән агымында сакланганнар. Бигрәк тә кындырак, сарут, кырчыл, төлкекойрык, кузаклылардан тукранбаш, тычкан борчагы үсә. 1 га дан 12-30 ц печән уңышы алына.
Болыннар печән чабу һәм көтү йөртү өчен файдаланыла. Продуктлылыгын арттыру өчен аларны культуралаштыралар: куаклардан чистарталар, түмгәкләрне кистерәләр, чирәмен йомшарталар, ашлама кертәләр, өстәмә рәвештә файдалы үләннәр чәчәләр һәм башка шундый, дым җитмәгән очракта сугаралар, кирәгеннән артык дымланганда киптерәләр.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.