Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1960 елда оештырыла. Мәйданы – 3540 кв.км. Үзәге – Гай шәһәре (Оренбург шәһәреннән 330 км ераклыкта урнашкан, район составына керми).

Халкы – 9419 кеше, Гай шәһәрендә – 36685 кеше (2015 ел). Татарлар саны –596 кеше, район үзәгендә – 1450 кеше (2010 ел).

Башлыча, Гайнулла һәм Үзәмбай авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр бу авылларда мәчетләр эшли.

1932 елдан Гайнулла авылы башлангыч мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә. 1917–1966 елларда Үзәмбай авылында татар мәктәбе эшли, 1966 елда рус телле мәктәп итеп үзгәртелә, 1968 елдан татар теле предмет буларак өйрәнелә.

2001 елда Үзәмбай авылында мәчет ачыла.

Күренекле кешеләре

Район белән драматург М.Фәйзинең тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.