СССР территориясендә 29 төре билгеле.

Татарстанда 5 төре бар: болын төлкекойрыгы, тигез төлкекойрык, камышсыман төлкекойрык, буынтыклы төлкекойрык, кылчыклы төлкекойрык.

Барлык төлкекойрыклар да – гидрофитлар, табигый шартларда су баса торган болыннарда, сазлыклы үзәнлекләрдә, сулык ярларында, чокыр буйларында үсә. Болын төлкекойрыгы терлек азыгы буларак кулланыла, көзге-язгы үсеш тибындагы тамырчалы-көпшәк куаклы иртә өлгерешле кыяклы үсемлек.

Кыска тамырчалар белән бәйләнгән, биеклеге 120 см га җиткән яхшы яфракланган йомшак сабаклы һәм күп санда озын тамыр яны яфраклары булган куаклыклар барлыкка китерә. Печән буларак файдаланылган үлән капламында җиңел коела торган орлыкларының тиз өлгерүе һәм тамырчалар белән вегетатив үрчүе сәбәпле, 50 елга кадәр саклана. Чәчәк оешмасы – тыгыз көмешсыман солтан.

1970 елларда республиканың авыл хуҗалыгында Болын төлкекойрыгы сугарулы печәнлекләр һәм көтүлекләр булдырганда үлән капламы составына кертелгән (аның орлыгы башка төбәкләрдән кайтарылган).

Туфракның уңдырышлылыгына һәм әчелегенә талымсыз, сугарганда һәм ашламалар керткәндә, яхшы үсә. Салкынга, 45 көнгә кадәр язгы су басуга чыдам, ләкин корылыкка бирешә. Беренче елда акрын үсә, 3-4 елдан тулай продукция бирә башлый. Югары туклыклылык кыйммәте белән аерылып тора. Көтүлек буларак файдалануны яхшы кичерә, ләкин артык һәм системасыз файдаланганда үлән капламыннан югалырга мөмкин.

Су баса торган җирләрдә 2 тапкыр чабып алганда, 1 га дан 6 т печән бирә, 100 кг печәндә 47,7 азык берәмлеге, 5,1 кг үзләштерелә торган протеин, 10 г каротин бар. Орлык бирүчәнлеге 1 га дан 2-4 ц тәшкил итә. Орлыклары яссы, якынча 4 мм озынлыкта, кылчыклы, җиңелчә төкле. 1000 орлыкның авырлыгы 0,7-0,8 г. Чәчкеч белән чәчү өчен аларга яхшы сибелә торган балласт катнаштыралар. Орлыкның чәчү нормасы 1 га га үлән катнашмаларында – 4-6 ц, чиста килеш – 6 ц (киң рәтле ысул белән), 12 ц (рәтләп). Орлыкны күмү тирәнлеге 1-1,5 см.

Орлыгы сирәк булу сәбәпле, төлкекойрык Татарстан авыл хуҗалыгында киң таралмый.

Болын төлкекойрыгы