1944 елның 13 августында СССР ЮС Президиумы Указы белән раслана. Исем бирелгән аналарга орден һәм СССР ЮС Президиумы грамотасы тапшырыла.

Беренче орден белән Кремльдә 1944 елның 1 ноябрендә Мамонтовка посёлогында (Мәскәү өлкәсе) яшәүче 12 бала тәрбияләп үстергән Алексахина Анна Савельевна бүләкләнә.

Орден күкрәкнең сул ягында йөртелә. Бүләкләнүченең башка орденнары һәм медальләре булган очракта, орден алардан өстәрәк тагыла.

1994 елда бу исем бетерелә.

2000 елда ТР Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ТРда «Ана даны – Материнская слава» медале булдырыла.  2020 елның 1 гыйнварына ТРда «Ана даны - Материнская слава» медале белән 1469 ана бүләкләнә.

Автор — М.З.Хәбибуллин