Зеленодольск районы территориясендә Раифа поселогы янындагы Раифа күле буенда урнашкан.

Тарихы

Казанга 1613 елда Мәскәүнең Чудов монастыреннан килгән монах Филарет тарафыннан нигезләнгән скит урынында 1661 елда барлыкка килә. 1662 елда Казан митрополиты Лаврентий II иганәсенә агач гыйбадәтханәләр салына, шуларның берсе Синайда һәм Раифада шәһит киткән изгеләр чиркәвенә бәйле монастырь исеме белән атала.

1689 елгы янгыннан соң Мәскәү янындагы Яңа Иерусалим монастыреннан төзүче иеромонах Герман чакырыла һәм аңа Тихвин һәм Яңа Иерусалим монастырьлары үрнәгендә яңартып төзү бурычы куела. 1690–1717 елларда монастырь ансамбле нигездә төзелеп бетә.

1739 елда монастырьда 15 гыйбадәтханә (янкормаларын да кертеп), икешәр катлы өч флигель (настоятельләр һәм борадәрләр торагы, ашханә), 5 манаралы дивар исәпләнә.

XIX йөздә берничә тапкыр үзгәртеп корыла, соңгы корылмалар XX йөз башында төзелә.

1670 елда патша Алексей Михайлович указы белән монастырьга Кама буендагы – Свиногорье, 1674 елда аның тирәсендәге җирләр бирелү нәтиҗәсендә, урманнар сакланып калган, хәзер алар Идел-Кама саклаулыгындагы Раифа үзәген тәшкил итә.

Казан митрополитлары Тихон, Лаврентий һ.б., аерым шәхесләрдән М.Н.Кудрявцев, М.Т.Атлашкин, Н.И.Киселёва һ.б. монастырьга даими рәвештә иганә кертәләр.

1724 елдан монастырь карамагында китапханә, хастаханә эшли, 1865 елда урман дачасы төзелә, ботаникадан беренче коллекцияләр җыела.

1914 елда монастырь янында Беренче бөтендөнья сугышы инвалидлары өчен бистә салына. Җәй айларында монастырь кунакханәсендә Казан сукырлар училищесендә укучы балалар ял итә.

Богородица пустыне 1703 елгы Швеция белән сугыш, 1812 елгы Ватан сугышы иҗтыяҗларына иганә кертә. Казанда һәм Васильево авылында часовнялары, Зөядә утары була.

Совет чорында

Монастырь 1918 елда ябыла. 1919 елда урман дачасында Казан университетының урман факультеты урнаштырыла. 1924 елда Зур Ключи авылыннан волость башкарма комитеты, хастаханә һәм мәктәп Раифага күчерелә.

1929 елда монастырь гыйбадәтханәләрендә гыйбадәт кылу тыела. 1933 елда «Раифада яшерен рәвештә гыйбадәт кылуда» гаепләнеп, биш монах, бер монах булырга әзерләнүче (1997 елда изгеләштереләләр) һәм ике гыйбадәт кылучы хөкем ителә, атып үтерелә.

1933 елдан монастырь территориясендә ОГПУның балалар хезмәт коммуна-колониясе (1938 елдан – ябык типтагы) урнаша, Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнеп килгән төрмә мәхбүсләре тотыла, 1953 елда Казаннан балигъ булмаган җинаятьчеләр колониясе күчерелә.

1990 елларда

1990 елда монастырь Казан епархиясенә кайтарыла.

1992 елдан Богородица пустыненда реставрация эшләре алып барыла. 1993 елда монастырь хоры оештырыла, аның квартеты 1998 елда Польшада узган халыкара рухани музыка конкурсы лауреаты була.

1994 елда ятим балалар йорты ачыла.

1999 елда Казандагы Мәскәү Чудотворецлары чиркәве, кәшәнә, өлкән поп йорты кергән утар, Зеленодольск районының Ильинский һәм Зур Ключи авылларындагы чиркәүләр монастырьга тапшырыла. 2007 елда Түбән Кама районының Кушай авылында Раифа монастыреның утары ачыла. Зеленодольск шәһәрендәге утарда төзелеш эшләре дәвам итә.

Раифа Богородица пустыне комплексы

Ансамбльдә XVII йөз архитектурасының архаик чалымнары һәм Псков-Новгород архитектурасының тагын да борынгырак традицияләре, кайбер корылмаларның архитектурасында Мәскәү бароккосы, классицизм, псевдорус стильләре элементлары чагыла.

Ансамбль планында Богородица пустыненың 2 га зурлыгындагы мәйданы көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба сузылган бишпочмакны хәтерләтә. Монастырь дивар белән уратып алынган, гадәттәгечә, 5 манаралы, почмактагылары – түгәрәк, капка өстендәгесе турыпочмаклы нигезгә куелган. Монастырь корылмалары матур иркен асимметрик ансамбль хасил итә.

Көнчыгыш дивардагы капка Казан юлына таба карый. Күл ягындагы икенче капка монастырьның көньяк фасадында аерылып тора. Өченче капка – төньяк диварда, ишегалдының хуҗалык өлешендә урнашкан.

Монастырь уртасындагы Троица соборы белән Синайда һәм Раифада шәһит киткән изгеләр чиркәве ансамбль композициясенең үзәген тәшкил итә.

1690–1717 елларда корылган манаралы диварлар – барокко стиле элементлары белән бизәлгән, рус крепостной архитектурасы истәлеге. Чаң манарасы, борадәрләр бинасы һәм София чиркәве диварлар белән тоташкан. Биш манараның өчесе – төньяк-көнбатыш, көньяк-көнчыгыш, көньяк-көнбатыш (1996 елда реставрацияләнә) яктагылары – безнең көннәргәчә сакланган. Диварлар өсте «карлыгач койрыгы» рәвешендә чыгынтылы. Диварларның эчке периметры түбәле агач галерея белән әйләндереп алынган, хәзер сакланмаган.

Борадәрләр бинасы белән София чиркәве – XVII–XVIII йөзләр дини һәм гражданлык архитектурасы истәлеге. Баштарак гыйбадәтханә Ходай бәндәсе Алексий исеме белән, борадәрләр торагы «Алексий хөҗрәләре» дип атала. 1794–1995 елларда тузган гыйбадәтханә полковник хатыны Н.И.Киселева иганәсенә төзекләндерелә һәм каты газаплар чиккән Изге София, аның кызлары Вера, Надежда, Любовь рухына багышлана, бинага «Киселёв хөҗрәләре» исеме бирелә. Европа территориясендәге иң кечкенә бу чиркәүгә нибары 7 кеше сыйган.

Төрле зурлыктагы ике бина – баганасыз, тәрәзәле барабан һәм сигез яфраклы таҗ рәвешендәге гөмбәз белән төгәлләнгән өч катлы София чиркәве һәм дүрт кыек түбә белән капланган ике катлы борадәрләр торагы асимметрик композиция хасил итә. Фасадларының бизәлешендә XVIII йөз ахырына хас бизәкләү элементлары: фризлар, ике рәтле ширинкалар, аркасыман тезмәләр, «әтәч кикриге» рәвешендәге бизәкләнгән тәрәзә йөзлекләре файдаланылган.

Синайда һәм Раифада шәһит киткән изгеләр чиркәве һәм аның Россиядәге Яңа шәһитләр рухына багышланган янкормасы – XVIII–XIX йөзләр дини архитектурасы истәлеге. 1892–1897 елларда губерна архитекторы А.Г.Невинский һәм Ф.Н.Малиновский проекты белән үзгәртеп корыла. Чиркәүнең ике катлы ашханәсе, хөҗрәләре һәм бер катлы ашханәсе булган. Бизәлешендә баскычсыман кәрнизләр, пилястралар, яссы чыгынтылар файдаланылган, тәрәзә өсләре барокко стилендә очланган.

Грузия Богородица соборы – дини архитектура истәлеге, монастырьның төп табыну объекты – Грузия Мәрьям Ана иконасы. 1835–1842 елларда мещан Д.Орлов, сәүдәгәр Л.И.Колычев һ.б. иганәсенә архитектор М.П.Коринфский проекты белән төзелә. Икона урынын А.Г.Старогородский, иконалары – Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе укытучысы, рәссам А.С.Терновский тарафыннан ясала (сакланмаган). Алты баганалы, бер апсидлы ярымшар рәвешендәге гөмбәз түбәле соңгы чор ампир стилендәге гыйбадәтханә хачсыман нигезгә корылган. Фасадлары фронтоннар, көнбатыш ягы бер катлы янкорма белән төгәлләнә.

Изге архистратиг Михаил чиркәве белән чаң манарасы 1889–1903 елларда сәүдәгәр М.П.Атлашкин иганәсенә монастырьның көньяк-көнчыгыш ягындагы дивар өстенә салына. Беренче ике катында гыйбадәтханә, беренче ярусы аркалы. Өченче өске катка чаңнар куелган, түбәсе гөмбәзле. Яңа классицизм стилендә төзелгән, вертикаль доминант (50 м).

Троицкий соборы 1904–1910 елларда Ф.Н.Малиновскийның 1890 еллардагы проекты белән төзелә. Озынча хач рәвешендәге нигезгә корылган, өч апсидлы, биш гөмбәзле, гөмбәз асты куышлыгы (18 x 18 м) баганасыз. Ашханәгә түбә белән капланган баскычтан керелә, үзәк өлеше гөмбәзле. Псевдорус юнәлешенең эклектика формаларында төзелгән, фасадлары филенкалар, аркалар һәм уйма фигуралар тезмәсеннән гыйбарәт кыршаулар белән бизәлгән. 1995 елда реставрацияләнә. Собор монастырь ансамбленең архитектур доминантасы булып тора.

Борадәрләр бинасы – торак йортлар архитектурасы истәлеге, ике һәм өч катлы, XVII йөздә монастырьның көнбатыш ягында төзелә, берничә тапкыр үзгәртеп корыла. Фасадлары барокко стилендәге уемнар, баскычсыман кәрнизләр белән бизәлгән.

Архимандрит йорты, XIX йөзнең икенче яртысына хас торак архитектурасы истәлеге, псевдорус юнәлешенең эклектика стилендә төзелгән. Ишегалдында янкормасы булган бер катлы йорт, фасадларының бизәлешендә күп баскычлы кәрниз, көймәсыман сандриклар, кашагалар файдаланылган.

Әдәбият

Малов Е. Казанская Раифская Богородицкая пустынь. Казань, 1880.

Справочная книга Казанской епархии. Казань, 1909.

Раифский Богородицкий мужской монастырь: Путеводитель Георгия Фролова. Казань, 1997.

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Казань, 1999. Т. 1.