Эрозия туфракның сөрелә торган катламын бетерә, булган чокырларның зураюына, яңалары барлыкка килүгә китерә, туфракның уңдырышлылыгын киметә, авыл хуҗалыгы файдалану җирләрен игенчелек өчен яраксызга әйләндерә, су баса торган табигый терлек азыгы үсә торган җирләрне, сазлыкларны, сулыкларны һәм елгаларны ләмләндерә.

Татарстанда барлык сөрүлек җирләр эрозиягә дучар ителгән, шуларның 1,5 млн га — уртача һәм көчле дәрәҗәдә.

Кама алды һәм Югары Идел алдында линияле-чокырлы эрозия киң таралган. Булган 20 меңнән артык чокырның зураюы сәбәпле, ел саен Татарстан Республикасында якынча 1 мең га җир авыл хуҗалыгы әйләнешеннән чыга. Татарстан Республикасы шартлары өчен авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең (сөрүлек, табигый терлек азыгы үсә торган җирләр, су баса торган болыннар һәм көтүлекләр) һәм чокырлы-сызалы җирләрнең һәр категориясе буенча зональ туфрак саклау комплекслары эшләнгән, тәкьдим ителгән һәм гамәлгә ашырыла:

1. Территорияне контурлы-буйлы һәм контурлы-туры линияле итеп оештыру (кара Җир төзүчелек).

2. Агротехника, туфрак саклау чаралары системасының бүленеше:

– тигез кырларда, 1°ка кадәрге участок һәм сөзәклекләрдә гадәти агротехника кулланыла;

– 1–2°лы сөзәклекләрдә барлык операцияләр дә аркылы юнәлештә уздырыла, төп эшкәртү тирәнәйтеп, рәт аралары куышлар ясап башкарыла;

– 2–3°лы сөзәклекләрдә төп туңга эшкәртү яссы кискечләр белән, тирән көпшәкләндергечләр һәм алдан камылны йомшартып, әйләндереп капламый торган сабан белән уздырыла;

– 3–5°лы сөзәклекләрдә катламнарны әйләндереп капламый торган төп эшкәртү кулланыла;

– 5–7°лы сөзәклекләрдә алда әйтелгән ысулларга культураларны буй-буй итеп урнаштыру өстәлә, ягъни 80–100 м киңлектәге берьеллык культуралар чәчелгән буйлар 11–12 м киңлектәге күпьеллык үләннәр чәчелгән буйлар белән аралаштырыла.

3. Ышыклаучы урман утыртмалары системасын булдыру (кара «Чулпан» табигый туфрак тыюлыгы территориясе фоторәсеме).

«Чулпан» табигый туфрак тыюлыгы (Биектау районы)

4. Эрозиягә каршы корылмалар — суны тоткарлаучы валлар, траншея-канаулар, читәнле буалар, буалар һәм башка төзү.

5. Сөзәк җирләрне террасалау, болынландыру, урманландыру.

6. Кайбер очракларда җирләрне консервацияләү, хуҗалыкларның специальләшүен үзгәртү; игенчелектә фәнни җир саклау нигезләрен бозган өчен җирдән файдаланучыларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту, Татарстан Республикасы Җир кодексының 115 маддәсе нигезендә җир участогына булган хокукларын мәҗбүри туктату.

Татарстан Республикасында эрозияләнгән җирне саклау буенча ел саен максатчан юнәлештә эш алып барыла. Республикада 558 буа, сулыклар һәм башка гидротехник корылмалар бар. 2000–2003 елларда 317 су тоткарлаучы вал, 135 су агызучы корылма, 6525 читәнле буалар төзелә, 4693,9 га чокырлы-сызалы һәм 1564 га кыр ышыклаучы урманнар утыртыла.

2003 елда агротехник, эрозиягә каршы чаралар уздырыла: камыл йомшарту 300 мең га да, җирне әйләндереп капламый торган һәм яссы кискечләр белән төп эшкәртү 432 мең га да, микрорельефны тигезләү 340 мең га да, салам кертеп әйләндереп каплатып сөрү 336 мең га да, күпьеллык үләннәр чәчү 47,7 мең га да башкарыла. Татарстан Республикасында үзләштерелә торган адаптив-ландшафтлы игенчелек системасында 375 мең га (сөрүлек мәйданның 10,7% ы) туфрак саклаучы чәчү әйләнешенә бирелә. Бу җирләрнең төп (60%тан ким булмаган) өлешен нык эрозияләнгән җирләрнең уңдырышлылыгын кабат кайтаруга ярдәм итә торган күпьеллык кузаклы-кыяклы катнаш культуралар били. Күпьеллык үләннәр сыйфатында иң чыдам һәм җирнең уңдырышлылыгына таләпчән булмаган люцерна, эспарцет һәм аларның кыяклы үләннәр белән катнашмасы кулланыла. Эрозияләнгән җирне саклау максатында 225 мең га бик нык эрозияләнгән сөрүлек җирләр табигый файдалану җирләре (печәнлек һәм көтүлекләр) итеп күчерелә.

Шулай ук кара Туфрак эрозиясе.

Чыганаклар

Земельный кодекс Республики Татарстан. Казань, 1998;

Государственный доклад «О состоянии и использовании земель в Республике Татарстан в 2003 году». Казань, 2004.

Әдәбият

Комплекс противоэрозионной защиты земель Татарии. Казань, 1975;

Рекомендации по обработке почвы в севооборотах колхозов и совхозов Татарской АССР. Казань, 1983;

Пухачёв А.П. Почвам — надёжную защиту. Казань, 1984;

Система ведения отраслей агропромышленного комплекса Республики Татарстан. Казань, 1992.                       

Автор – А.П.Пухачёв