Тозланган ана токымнарда (автоморф тозлаклар) яки минералланган грунт сулары якын булган һәм өскә күтәрелеп чыккан шартларда (гидроморф тозлаклар) формалашалар.

Тозлакларга хас үзенчәлек – зур күләмдә җиңел эрүчән тозлар, алар җир өслегендә – аксыл-соры кабык, туфрак эчендә тамыр, нокта һәм конкрецияләр барлыкка китерә.

Тозның составы буенча сульфат-содалы, сульфат-хлоридлы һәм хлоридлы тозлакларны билгелиләр.

Тозлакларны үзләштергәндә, туфрактан җиңел эрүчән тозларны бетерү өчен, төче су белән юдыру алымы кулланалар. Гидроморф тозлакларда грунт сулары биеклеген түбәнәйтү өчен, башта дренаж үткәрәләр.

Тозлакларны эшкәртү шулай ук системалы рәвештә органик һәм минераль ашламалар кертүне, селтеле реакция вакытында гипслау үткәрүне үз эченә ала.

Тозлаклар ТР территориясендә Кама аръягының көньяк-көнбатыш өлешендә һәм Идел алдында кара һәм болын-кара туфраклар белән комплекста очрыйлар.

Аларның гомуми мәйданы 4,8 мең га тәшкил итә.

Печәнлек һәм көтүлек җирләр буларак файдаланыла.