Эчтәлек

Су туфрак эрозиясе сөзәклекләрдә күренә; яссы, өске (туфракның сеңәргә өлгермәгән су белән чагыштырмача тигез юылуы); агымлы (тирән булмаган ашалган урыннар барлыкка килү) һәм тирән (су агымы белән туфракның юылуы, чокырлар барлыкка килү) туфрак эрозиясенә бүленә.

Таркалу дәрәҗәсе буенча туфрак эрозиясен нормаль табигый (акрын бара, уңдырышлылык кимеми) һәм урманнарны бетерү, туфракны дөрес эшкәртмәү, системасыз рәвештә көтү кертеп, үлән капламын зарарлау нәтиҗәсендә килеп чыккан тиз (антропоген) төрләргә бүләләр.

Туфрак эрозиясе вакытында аның уңдырышлылыгы түбәнәя, чәчүлекләр зыян күрә, авыл хуҗалыгы файдалану җирләре уңайсыз җирләргә әверелә, елгалар һәм сулыклар ләмләнә. Җил туфрак эрозиясе, яисә дефляция, теләсә нинди типтагы рельефта тарала, туфрак җил белән өрелеп таркала. Тузан бураннары шулай барлыкка килә.

Туфрак эрозиясенә Татарстанда якынча 3 млн га җир дучар булган, шуларның 1,5 млн га ы уртача һәм көчле дәрәҗәдә. Чокыр һәм коры үзәннәрнең гомуми озынлыгы якынча 30 мең км тәшкил итә. Чокырларның күбәю сәбәпле ел саен якынча 2 мең га җир әйләнештән чыга.

Су туфрак эрозиясенә — Мамадыш, Алабуга, Кукмара, Әгерҗе, Арча, Биектау, Балык Бистәсе, Саба, Питрәч районнарының, җил туфрак эрозиясенә Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Ютазы районнарының авыл хуҗалыгы файдалану җирләре аеруча дучар.

Туфрак эрозиясе белән көрәш — авыл хуҗалыгы оешмалары һәм предприятиеләренең иң төп бурычларыннан берсе. Аны хәл итү өчен эрозиягә каршы бер-берсен тулыландыручы агротехника, мелиорация, гидротехника һәм оештыру-хуҗалык чараларының зона комплекслары эшләнгән. Шуларның иң әһәмиятлеләре — 1800 елда — 49%, 1870 елда — 31,4%, 1968 елларда — 16%, 2010 елда 18,7% тәшкил иткән урманлылык дәрәҗәсен күтәрү, туфрак саклау чәчү әйләнешләрен, катламнарны әйләндереп салмыйча, туфракны яссы кисү, кыска срокта эшкәртү алымнарын, агроландшафтлы игенчелек элементларын, аның биологияләшүен кертү, чокыр төпләрендә гади үрелмә буалар, суны читкә җибәрүче канаулар, су тотучы валлар, плотиналар һәм башка гидротехник корылмалар төзү, террасалау, текә сөзәклекләрне болынландыру һәм урманландыру.

Туфрак эрозиясенең теоретик нигезләрен һәм аның белән көрәш чаралары комплексын эшләүгә Татарстан галимнәре В.Н.Сементовский, Ф.С.Хәбибуллин, В.А.Дуглав, А.П.Дедков, В.А.Ступишин, З.Н.Петров, Ф.Х.Шакиров, Р.Ш.Туктамышев, А.П.Пухачёв һ.б. аерым өлеш кертәләр.

Әдәбият      

Комплекс противоэрозионной защиты земель Татарии. К., 1975; 

Шакиров Ф.Х. Противоэрозионное земледелие. К., 1979; 

Ступишин А.В., Дуглав А.А., Лаптева И.И. Географический анализ овражно-балочных систем в пределах Татарской АССР. К., 1980; 

Бухараева Л.Г., Пухачёв А.П. Почвам надёжную защиту. К., 1984; 

Шикула Н.К. Почвозащитная бесплужная обработка полей. М., 1990.

Авторлар — И.Н.Афанасьев, А.П.Пухачёв