Арча һәм Балтач районнары территориясендә урнашкан.

1987 елда билгеләнә. Арча урманчылыгының Балтач (78–81 нче кварталлар) һәм Сорнар (77 нче квартал) урманчылык участоклары составында.

Мәйданы 613 га.

Генетик-селекция сыйфаты ягыннан эталон булган югары җитештерүчәнлеккә ия нарат һәм чыршы культураларын берләштерә. Нарат чиста, шулай ук катнаш (чыршы, сирәк кенә ак чыршы, каен һәм юкә белән) утыртмалар барлыкка китерә. Бонитет классы 1 а буенча үсә, 60 яшендә 26 м биеклеккә җитә, кәүсә диаметры 24–26 м. Урман эчендә яңадан чыршы, ак чыршы уңышлы гына үсеп чыгалар, яшь агачларның урнашу тыгызлыгы 1 га га — 5–6 меңгә кадәр экземпляр.

Нараттан аермалы буларак, чыршы, каен, усак, юкә, урыны-урыны белән ак чыршы катыш агачлыклар хасил итә. Куаклыклар сирәк, миләш һәм зелпедән тора. Чыршы бонитет классы 1 буенча үсә, өлгергән агачларның биеклеге 24 м га җитә, кәүсә диаметры 26 см.

Фауна катнаш, ылыслы (суер, боҗыр, поши, тиен) һәм киң яфраклы (шәүлегән кош, гади урман күгәрчене) урман вәкилләре очрый; өч бармаклы тукран ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Объект — урманчылык культурасы җитештерү истәлеге.