Казан эчендә, Казансу елгасының сулъяк ярында урнашкан.

1989 елда билгеләнә.

Мәйданы 30 га. Идел буе террасасы биеклегендәге калдык калкулыклар, елгага төшүче тирән ерымнар белән бүлгәләнгән.

Болынлы дала участогы (чәчсыман кылган, типчак, Австрия һәм тигезлек әреме, яшел шартлавык чәчәк, дарулы әспе, аралаш яфраклы гентиана, төньяк тишмәнуты, арадаш кисәр үлән, ябышкак төнчәчәк һәм башкалар).

ТРда күләгә сыраҗының бердәнбер популяция урыны.

Фаунада — үр куяны, Европа керпесе, урман сусары, кошларның 26 дан артык төре, гади тузбаш, җитез кәлтә, яшел гөберле бака, очлы башлы бака.