- РУС
- ТАТ
ерым-сызалар системасы
Тәтеш районы Монастырский авылы янында.
Ландшафтлы табигать истәлеге. 1981 елда билгеләнә. Мәйданы 32 га.
Идел елгасының уңъяк ярындагы җир асты су чыгышлары булган, көнбатышка таба авыш тирән ерымнар (20 м га кадәр). Пермь системасы Татар ярусының кызыл утырмаларыннан тора.
1950 елда Тәтеш урман хуҗалыгы тарафыннан Себер карагае һәм башка токымнардан торучы 20 м киңлектәге һәм 2 км озынлыктагы саклаучы урман утырмаларына нигез салына (бу эш белән Татарстан урман-тәҗрибә станциясе хезмәткәре Г.Г.Мгебров җитәкчелек итә). 10 елдан соң, яр кашларына агач утырткач, ерым зураюдан туктала, ярлары сөзәкләнә. Хәзер Себер карагаеның биеклеге 18 м га җитә, ерымның төбендә һәм сөзәклекләрендә имән, карама, чикләвек, сәрви, болын үсемлекләре үсә.
Рельефның үзенчәлекләре һәм кыр уртасындагы кеше тарафыннан булдырылган үсемлекләр «утраучыгы» күп кенә хайван төрләренең тереклеге өчен уңай шартлар тудыра.
Биредә ТРның Кызыл китабына кертелгән бытбылдык, соры көртлек, кыр карчыгасы, дүдәк очрый.
Объект туфрак саклау, фәнни һәм мәдәни танып белү әһәмиятенә ия.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.