Исеме 1937 елда Мәскәү университеты профессоры А.Н.Формозов тарафыннан тәкъдим ителә. Саклаулыкларда фәнни тикшеренүләр методологиясен эшләүдә Россиянең танылган экологлары катнаша, аеруча Г.А.Кожевников зур роль уйный.

Татарстан территориясендә «Табигать елъязмасы» 1962 елдан Идел-Кама саклаулыгында алып барыла.

Ул табигать экосистемалары эволюциясенең үсеш закончалыкларын һәм юнәлешләрен тикшерергә, антропоген тәэсиргә дучар булган төбәк кысаларында уздырылган экологик тикшеренүләр вакытында саклаулыкларны эталон буларак файдаланырга, табигатьтән нәтиҗәле файдалануның һәм табигатьне саклауның фәнни ысулларын эшләргә мөмкинлек бирә.

«Табигать елъязмасы» программасы буенча эшне экологик мониторинг алып бара, аның нәтиҗәләре еллык «Табигать елъязмасы» китабында бирелә. Анда саклаулыкның физик-географик шартлары, флора, фауна, һава торышы, табигать календаре, саклаулык режимының торышы һәм башкалар турында мәгълүматлар китерелә.

1990 еллардан «Табигать елъязмасы» географик мәгълүматлар системасы һәм компьютердагы мәгълүматлар нигезендә алып барыла.