Чүпрәле районы Түбән Чәке авылыннан көньяк-көнчыгыштарак (Ульянов өлкәсе белән чиктәш) урнашкан.

1991 елда билгеләнә. Мәйданы 121,5 га.

Маклауш (Олы Яклы елгасының сул кушылдыгы) елгасы үзәненең көнбатышындагы текә сөзәклектә үсүче гади нарат һәм сабакчалы имән урманнарыннан тора.

Куаклы һәм төрле үләнле-солычалы дала участоклары сакланган.

Сөзәклекләрнең карбонат токымнарында һәм урман буйларында үскән төрләре ТРның Кызыл китабына кертелгән: яфраклы тубылгы, Герман буяу куагы, язгы адонис, ромашкасыман кашкарый; киң яфраклы йод үләне.

Фаунасы өйрәнелмәгән.