Табигать истәлеге. Югары Ослан районы территориясендә Пустые Моркваши авылыннан көнбатыштарак урнашкан. 1989 елда билгеләнә.

Мәйданы 300 га. Куйбышев сусаклагычы акваториясен һәм тугайлы болын, урман («тау имәнлекләре») өлешләре сакланган утраулар һәм Идел елгасының уңъяк ярындагы далаланган участокларны били. Имән һәм аңа хас үсемлекләр белән юкәлекләр, нигездә, икенчел, элеккеге урманнар урынында барлыкка килгән; аерым наратлар очрый. Сирәк үсемлекләрдән каеш яфракның төрле төрләре, Роберт өер абагасы, Браун күпрәтлеге, кара җимешле кызылча, хуш исле зубр кыягы үсә. Фаунада балыклар (43 төр, шул исәптән подуст (түбәнавыз), тупалакбашлар, амфибияләр (4), рептилияләр (4, шул исәптән бакыр кәлтә, гади кара елан), кошлар (88, шул исәптән кыр, болын карчыгалары, бөркет, тавышлы зур каракош, шөпшәашар, балыкчы карчыга, сапсан, төн лачыны, яшел һәм өч бармаклы тукран, урман тургае), имезүчеләр (25 төр, шул исәптән тимгелле йомран, ас, таш сусары, гади шолган).

Табигать истәлеге территориясендә 1916 да Казан университеты каршындагы Табигыятьчеләр җәмгыяте карары (А.А.Остроумов) нигезендә оешкан зоология станциясе урнаша. Ул Зөя елгасының уңъяк ярында тамагыннан 3 км читтә фаунаны тикшерү һәм фәнни өйрәнүләр үткәрү максаты белән оештырыла. 1918 дә эшен туктата.

Станция 1950 еллар башында үзенең эшчәнлеген яңадан торгыза: матди-техник база булдырыла, уку лабораторияләре җиһазландырыла. Соңрак су организмнары экологиясе лабораторияләре оештырыла. 2000 дә Казан университетының биология-туфрак факультеты каршындагы Биология фәнни-тикшеренү институты составында зоология станциясе студентларның кыр һәм махсуслашкан практика үтүе өчен база булып тора.

Куйбышев сусаклагычы үрнәгендә үзгәртеп корылган сулык экосистемалары формалашуын, аларның аерым компонентларын (бактерио-, фито-, зоопланктон, бентос һәм балыклар) һәм төрлелеген, шулай ук яр буе биоценозлары фаунасын һәм флорасын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла.