Казан шәһәренең Совет районындагы Карьер поселогы тирәсендә. 1989 елда билгеләнә.

Мәйданы 5 га.

Урман үсемлекләре белән капланган тирән чокыр. Сөзәклекләрдә Пермь системасы Казан ярусының җилләнгән доломитлары күренә. Карст бүрәнкәләре үсеш алган.

Сирәк очрый торган үсемлек төрләре үсә: чын башмакчәчәк, саз тавык чәчәге, сарана лалә, ике яфраклы төн миләүшәсе һәм башка.

Ак кашлы миләш чыпчыгы, миләш чыпчыгы, деряба, көнчыгыш сандугачы, күктүш, әрәмә чыпчыклары оялый. Бурсык очрый.