Кайбыч районы территориясендә.

1981 елда аерып билгеләнә. Мәйданы 140 га.

Кайбыч урманчылыгы составында, Казан тау имәнлекләре дип аталган табигый имән урманнарыннан сакланып калган ике участоктан тора.

Рельефы калкулыклы-тигезлекле, күп санлы ерымнар белән телгәләнгән. Имәннәр юкә, өрәңге, ара-тирә карама белән бергә үсә, биредә корычагач ареалының табигый чиге үтә; беренче ярусның биеклеге 25-26 м тәшкил итә. Аерым агачларның яше 100 (Урсак урманчылыгының 4 нче кварталында) һәм 150 гә (Бәрлебаш урманчылыгының 73 нче кварталында) җитә.

Урман зелпесе, сөялле кабар агачы, миләш һәм чикләвек куагы таралган.

1978/79 елдагы кышкы каты суыклар, олы яшьтәге имәнлекләрнең шактый өлешенең бетүенә һәм урманда яктылык шартларының кинәт үзгәрүенә китерде.

Үлән капламында немораль флора вәкилләре өстенлек итә: сәрдә, зибык уты, төкле күрән; сирәк төрләрдән бүре җиләге, ике яфраклы төн миләүшәсе. Кошларның 100 дән артык төре, яши, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре: кыр карчыгасы, сапсан, балобан, колаклы ябалак, сазлык ябалагы, соры ябалак, чал тукран, яшел тукран, сары корт­ашар; шулай ук соры гөберле бака, гади кара елан, болан коңгыз, зур имән кисмәне; күбәләкләр – махаон, адмирал, төсен үзгәртүчән күбәләк.

Кайбыч имәнлекләре сабакчалы имәннең генетик резерваты булып тора һәм урман орлыкчылыгында файдаланыла. Фәнни һәм эстетик әһәмияткә ия.