Казанның Киров районы территориясендә урнашкан («Аккош күлләре» урман паркының бер өлеше); табигать истәлеге (1985).

Мәйданы 25 га. Идел елгасының сулъяк яр буенда юкә, очлы яфраклы өрәңге һ.б. киң яфраклы агачлар белән сакланган (элеккеге Игумный урманыннан калган) табигый имән урманнары фрагментларын, шулай ук 1767 елда Екатерина II нең Казанга килүе уңаеннан булдырылган аллеяны (Боевая урамында 32 имән сакланган) үз эченә ала. Имәнлекнең фәнни, тарихи һәм мәдәни-танып белү әһәмияте зур. 1905-07 елларда агачлыкта Елга аръягы эшчеләренең, Казан гарнизоны солдатларының массакүләм чыгышлары һәм маёвкалары үтә (бу вакыйгалар К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романында чагылыш таба). 1948-76 елларда Имәнлек территориясендә б.э.к. 4-2 меңьеллыкларга караган археологик урыннар ачыкланды.