Питиял елгасы үзәненең сулъяк яр сөзәклегендә, Яшел Үзән районы Олы Җәке авылыннан көньяк-көнчыгыштарак.

1981 елда билгеләнә.

Мәйданы 15,7 га.

Имән, юкә, каен һәм усак утыртмаларыннан торган урман-болын биоценозы.

1970 елларда үткәрелгән мелиорация эшләре туфрак эрозиясен туктатырга мөмкинлек бирә.

Объект фәнни-танып белү әһәмиятенә ия.