18 нче шәһәр хастаханәсе территориясендә урнашкан.

ТРның табигать истәлеге (1994).

Мәйданы 1 га.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның исемен мәңгеләштерү максаты белән 1988 елда, агроном-бакчачы, авыл хуҗалыгы фәннәр кандидаты Г.Ш. Камалетдинов башлангычында булдырыла. Башта 500 Себер эрбете (гади нарат тамырларына ялганган), соңрак Маньчжур чикләвеге, Амур бәрхете, чәнечкеле чыршы, көнбатыш туясы (савыры) һәм башкалар утыртыла. Хәзер эрбет агачлары җимеш бирү яшендә.

Объект агаччыл һәм куакчыл үсемлекләр интродукциясе мисалы буларак фәнни әһәмияткә ия.