Кама Тамагы районының Антоновка авылы янында.

1997 елда аерып алына. Мәйданы 243 га. Идел елгасы үзәненең текә уңъяк ярында урнашкан. Рельефы нык челтәрләнгән, чокыр һәм сызалар белән телгәләнгән. Өске капламы Пермь системасының татар ярусы, известьташ һәм комташ катламнары белән аралашып, чуар төстәге балчык һәм мергельләрдән түшәлгән; су өстенә якын кыяларда Казан ярусының известьташ һәм доломит катламнары ачыла.

Тәтеш урман хуҗалыгы тарафыннан 1960 елда һәм шуннан соңгы елларда утыртылган нарат, имән, каен урманнарыннан гыйбарәт. Өрәңге, юкә, имән катнаш урманнар сакланып калган. Үләнчел үсемлекләрдән төп урманнарга хас гади сәрдә, төкле күрән һәм башка төрләр өстенлек итә. Ачык урыннарда дала үсемлекләре – каурый кылган, нут борчагы һәм башкалар очрый.

Ял итү урыны.