Казан шәһәре эчендәге урман массивы.

Мәйданы 3684 га. 3212 га мәйдан урман белән капланган, аларның 46% өлгергән һәм картайган агачлар.

Урман паркы көнбатыштан көнчыгышка таба 13 км га, төньяктан көньякка таба 2-5 км га сузыла. Урман массивы аша асфальт җәелгән юллар, шәһәр яны челтәренә кергән тимер юл участогы уза. Транспорт юллары яхшы булу сәбәпле шәһәрдә яшәүче халык елның һәр фасылында урманга күпләп килә. Урман күлләре урнашкан район ял урыны буларак аеруча җәлеп итә.

Берничә участокны үз эченә ала:

  • нарат һәм катнаш урманнарның зур «Аккош күле» массивы;
  • Нагорный һәм Карьер поселоклары әйләнә-тирәсендә (120 һәм 121 кварталлар) (элекке заманда – крәстиян урманнары), Дальний поселогы һәм 2 нче Горки микрорайоннары арасындагы (127-131 кварталлар) яфраклы урман участоклары, Мирный поселогының көнбатыш читендәге катнаш урман (125 кварталлар) участоклары;
  • Имәнлек табигать истәлеге (123-124 кварталлар).

«Аккош күле»нең төп урман массивы шәһәрнең төньяк-көнбатыш читендә (Киров, өлешчә Мәскәү районнары) урнашкан, элек-электән шәһәр халкы, Ягодный һәм Пороховой бистәләре эшчеләре өчен ял итү, җиләк һәм гөмбә җыю урыны булган.

Урман аша Казанны губернаның ерак өязе һәм Царевококшайск белән тоташтыручы юл үткән; хәзер трактның урман аллары яхшы формалашкан бу участогы урман паркы буйлап ял итеп кайту маршруты ролен үти. Монда беренче урман торгызу эшләре 1897-98 елларда 3512 дисәтинә мәйданда (якынча 3837 га) үткәрелә. 1929 елда нарат һәм яфраклы агачлар үстерүче 2 хуҗалык оештырыла. Кисү әйләнеше нарат өчен наратлыкларда 80-100 ел, имән һәм юкә өчен – 80 ел, каен һәм усак өчен – 60 ел итеп билгеләнә. 1934 елда урман массивы шәһәр өчен урман-парк буларак әһәмиятле дип таныла һәм аның базасында Казан урман паркы хуҗалыгы оештырыла. 1996 елда ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә «Аккош күле» урман паркы «шәһәр урманнары» категориясенә кертелеп, җирле әһәмияткә ия булган аеруча нык саклаулы территория дип игълан ителә.

2002-2003 еллардагы соңгы урман бүленеше нигезендә «Аккош күле» территориясе: урман-парк зонасы (3043 га), килүчеләр саны тәртипкә салынган (массивның үзәк өлешендә 578 га), килүчеләргә хезмәт күрсәтү (48 кварталда 37 га) һәм аеруча нык саклау режимлы (26 га, «Имәнлекләр» массивы) зоналарга бүленә.

Төп бурычлары:

  • ландшафтларны яхшырту һәм реконструкцияләү,
  • таза, тотрыклы һәм фитонцид бүлеп чыгаручы урман булдыру,
  • территорияне төзекләндерү.

«Аккош күле» массивы Идел елгасының югары террасасында урнашкан. Территориянең көньяк өлеше рельефы – ком утырмалары дюналары ачык чагыла торган наратлыклы сөзәк-калкулыклардан тора; төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешләрдә – тирән сызалар һәм үзәннәр белән уелган яссы таулык.

Төпләре тигезләнгән тирән булмаган казанлыкларны Аккош күлләре (Кече, Зур һәм Коры) алып тора, алар үзара ермаклар белән кушылалар, язын ташыйлар, коры вакытта аз сулы булалар. 

Алардан төньяк-көнчыгыштарак текә биек ярлы, карст нәтиҗәсендә хасил булган Тирән күл (иң зур тирәнлеге 18,2 м) һәм Кече Тирән күл урнашкан.

Левченко поселогыннан 1 км көнбатыштарак матур ярлы Дряничный күле бар.

Юдино поселогы янындагы ком карьеры урынында шактый зур Юдино күле хасил булган.

Туфраклары көньяк өлешендә, күбесенчә, комлы кәсле-көлсу һәм комсу, төньяк өлешендә – ачык соры төстәге комсу балчыклы урман туфрагы.

Урман барлыкка китерүче төп токым – гади нарат, урман белән капланган мәйданның 40% били. Нарат урманнарының иң киң таралган тибы – комлы туфракта үсә торган мүк баскан нарат урманы: югары яруста – каен катыш югары бонитетлы һәм бик юан нарат агачлары, куаклыкта – талтирәк, миләш һәм артыш, туфракның өске капламында – абага-бөркет канаты, нарат җиләге һәм яшел мүкләр.

Нарат урманнарының башка типларыннан түбәндәгеләр очрый: урман паркының көньяк өлешендә коры наратлыктан яңасына күчә баручы лишайниклы-мүкле наратлыклар; каен, юкә, сирәгрәк усак катыш нарат агачлары, куаклык өлешендә – кабар агачы, миләш, зелпе һәм куак рәвешендәге юкә, үлән капламында – нарат җиләге, ландыш, сәрдә, күрән үскән куаклыклы наратлыклар.

Яфраклы токымнардан каен күбрәк очрый (урман белән капланган мәйданның 39%), ул катнаш урманнарда да, чиста каенлыкларда да күп үсә. Үлән баскан (күрәнле) каенлыклар урманның төп тибы булып тора, алар субор һәм өлешчә куаклы наратлыклар урынында барлыкка килгән; югары яруста – нарат, каен һәм юкә, куаклыкта – миләш, зелпе, кабар агачы, үлән капламында күрән, сәрдә, йолдызак үсә.

Урман паркының төньяк өлешендә чыршы, имән һәм юкә катыш кара-кучкыл ылыслы-киң яфраклы урманнарның кайбер өлешләре сакланган, сирәк очрый торган үсемлек төрләреннән сарана лалә, эре чәчәкле сыңар чәчәк, киң яфраклы йод үләне, чын оялаш уты күренә.

Урман культуралары 522 га мәйданны били.

«Аккош күле» массивының көнбатыш өлешендә урыны белән 1899 елда утыртылган каен һәм чыршы катыш карт нарат агачлары сакланган.

Ел саен 15 га мәйданда урман торгызу эшләре алып барыла, шулай итеп 10 га мәйданда тоташ культуралар булдырыла.