Хуҗалык эшләрендә тулысынча яки өлешчә файдаланылмый торган һәм махсус саклау режимы билгеләнгән, табигатьне саклау, фәнни, мәдәни, эстетик, рекреацион һәм сәламәтләндерү җәһәтеннән әһәмиятле табигать комплекслары һәм объектлары урнашкан җир һәм су өслеге мәйданнары.

Аеруча саклаулы табигать территорияләре, саклау режимы һәм аларда урнашкан табигатьне саклау учреждениеләренең статусына карап, түбәндәгечә бүленәләр:

  • дәүләт табигать саклаулыклары, шул исәптән биосфера саклаулыклары;
  • милли парклар;
  • дәүләт табигать тыюлыклары;
  • табигать истәлекләре;
  • дендрология парклары һәм ботаника бакчалары;
  • дәвалау-сәламәтләндерү урыннары һәм курортлары.

Алар федераль, региональ яки җирле әһәмияткә ия булырга мөмкин.

Табигать саклаулыклары түбәндәге бурычларны хәл итә:

  • биологик күптөрлелекне дәвамлы итү максатында табигать территорияләрен саклау,
  • фәнни тикшеренүләрне оештыру һәм үткәрү, шул исәптән табигать елъязмасын алып бару;
  • экологик мониторингны тормышка ашыру;
  • экологик агарту һәм башкалар.

Милли паркларда ландшафтларны торгызу, сирәк очрый торган һәм югалып баручы үсемлек һәм хайван төрләрен саклау буенча эшләр үткәрелә. Кагыйдә буларак, алар зур мәйданны билиләр һәм табигате матур җирләрдә урнашалар. Саклаулыклардан аермалы буларак, милли паркларда йөрү тыелмый.

Табигать тыюлыклары табигать комплексларын яки аларның компонентларын саклау, торгызу һәм экологик балансны саклау өчен булдырыла. Тыюлыклар төрле файдаланучылар җирләрендә күбесенчә 10 елга оештырыла. Алардан аермалы буларак, табигать истәлекләре озаграк вакытка билгеләнә. 

Татарстанда 1960 елда Иделнең сулъяк ярындагы уникаль табигать экосистемасын саклау максатында Көнбатыш Кама алды чикләрендә Идел-Кама саклаулыгы оештырыла.

1991 елда Татарстанда беренче булып Түбән Кама милли паркына нигез салына. Аңа зур урман массивлары, су баса торган болыннар, республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан Каманың сул һәм уң ярларындагы табигать комплекслары керә.

Республикада табигать тыюлыкларын билгеләү 1980 еллар башында күзәтелә. ТРда 24 тыюлык исәпләнә: комплекслы яки ландшафтлы (мәсәлән, Кичке Таң, Ашыт, Чатыр Тау), ботаника (Адонис урманы, Яңа Александровка сөзәклеге, Наратасты урманы һәм башкалар), гидрологик (Зәңгәр Күлләр), геологик (Лобач тавы) һәм башка тыюлыклар.

Беренче 14 табигать истәлеге 1972 елда билгеләнә, алар арасында Зур Наратлык, Кызыл Тау, Игим наратлыгы, Казансу башы урман массивлары һәм башкалар.

ТРда барлыгы 122 табигать истәлеге, шул исәптән су өслегенең гомуми мәйданы 446 га га тигез булган 33 күл, гомуми озынлыгы 3 мең км дан артыграк булган 30 кече елга бар.

«Татарстан Республикасының аеруча саклаулы табигать территорияләрен саклау дәүләт реестры»на (2007) 154 табигать объекты, шул исәптән, тыюлыклар һәм милли парктан тыш, 24 табигать тыюлыгы һәм 127 табигать истәлеге керә. 2016 ел башында ТРда 171 аеруча саклаулы табигать территориясе исәпләнә, аларның гомуми мәйданы 167,55 мең га (республиканың гомуми мәйданының 2,47%).

Монда гамәли эшләр «Аеруча саклаулы табигать территорияләре» турындагы РФ Законы (1995) нигезендә алып барыла.