Бактерияләрнең күзәнәкләре шарсыман (кокклар), таякчыксыман (бациллалар, клостридияләр, псевдомонадлар), спиральсыман (вибрионнар, спириллалар, спирохеталар) рәвештә булырга мөмкин; диаметрлары 0,1–10 мкм, озынлыклары 1–20 мкм (50–100 мкм га кадәр). Күбесе хәрәкәтчән, камчылары бар.

 

Еш кына күзәнәкнең гади бүленүе нәтиҗәсендә зур тизлектә үсүләре һәм үрчүләре белән үзенчәлекле.

 

Бактерияләр әзер органик матдәләр үзләштереп (гетеротрофлар) яки органик булмаган матдәләрдән органик матдәләр ясап (автотрофлар) тукланалар. Атмосферада кислород булганда да (аэроблар), булмаганда да (анаэроблар) үсүгә сәләтле.

 

Бактерияләр космополитларга керә, һәр җирдә диярлек – туфракта, суда, һавада очрый. Табигатьтә матдәләр әйләнешендә, туфракның структурасын формалаштыруда һәм уңдырышлылыгын күтәрүдә, файдалы казылмалар ясалуда һәм таркалуда мөһим роль уйныйлар.

 

Матдәләр алмашындагы күп процесслар, мәсәлән, нитрификация, сульфофикация, закисьләнгән тимер һәм водород оксидлашуы автотроф бактерияләр тарафыннан башкарыла. Гетеротроф бактерияләр органик матдәләрне оксидлаштыруда, углеводларны, пектин матдәләрен, целлюлозаларны әчетүдә, аксымнарны таркатуда һ.б. катнашалар.

 

Бактерияләрнең төрле төрләре әчетелгән сөт азыклары, мәсәлән, болгар таякчыгы (Lactobacillus bulgaricus) – катык, кымыз; сыр таякчыгы (Lactobacillus casei), термофиль стрептококк (Streptococcus thermophilus) – сыр, йогырт җитештерүдә файдаланыла. Сөт әчетү бактерияләре яшелчә тозлауда, терлекләр азыгы силослауда мөһим роль уйный.

 

Бактерияләр ярдәмендә микробиология сәнәгатендә сөт кислотасы, ацетон, спиртлар, аминокислоталар алына. Бактерияләр антибиотиклар, витаминнар, ферментлар һ.б. биологик актив матдәләр бүлеп чыгарырга ярдәм итә.

 

Кайбер бактерияләрнең үзенчәлеге, аерым алганда, азотобактер (Azotobacter) һәм төерчек бактерияләренең (Rhizobium) – атмосферадагы молекуляр азотны үзләштерү үзлеге бактериаль ашламалар әзерләүдә файдаланыла.

 

Кеше һәм терлекләрдәге күп кенә авыруларны, мәсәлән чума, ваба, дифтерия, бруцеллёз, туберкулёз, себер түләмәсен патоген бактерияләр китереп чыгара.

 

Кайбер бактерияләр үсемлек авырулары (к. Үсемлекләрдә бактериаль авырулар) барлыкка китерә.

 

Бактерияләр генетика, биохимия, космик биологиянең гомуми мәсьәләләрен өйрәнү объекты булып тора, биотехнологиядә киң кулланыла.