Табигать афәтләре, кагыйдә буларак, кинәт барлыкка килүләре, шактый зур масштабта һәм төрле дәвамлылыкта (берничә секунд һәм минуттан берничә көн, айга кадәр) булулары белән сыйфатланалар.

Корбаннар саны 4 һәм артыграк, зыян күрүчеләр 10–15 кеше һәм артыграк, матди зыян 0,5 млн сумнан артыграк (1992 елгы бәяләрдә) булганда (шушы шартларның берсе генә күзәтелсә дә), Россиядә куркыныч табигый һәм техноген күренешләр гадәттән тыш хәл дип атала.

  • Геофизик (җир тетрәүләр, вулкан атылу),
  • геологик (шуышмалар, ярсулы агым, ишелмәләр һәм башкалар),
  • метеорологик (буран, гарасат, өермә, шкваллар, эре боз яву, корылык, кырау, ком давылы, көчле суык, эсселек, кар яву),
  • гидрологик (су басулар һәм башкалар),
  • биологик (авыл хуҗалыгы культуралары корткычлары һәм авыруларының күпләп үрчүе, биотөрлелекнең кимүе) һәм
  • антропоген (табигый мохитнең пычрануы, урманнарның бетүе, чүлгә әйләнү, туфракның тозлануы һәм эрозиясе, урман һәм торф янгыннары һәм башкалар)

табигать афәтләренә аерып йөртәләр.

Татарстан территориясендә куркыныч табигать күренешләренә

  • су басулар,
  • кар бураны,
  • ком давылы,
  • корылык,
  • өермә,
  • боз яву
  • һәм башкалар керә.

55 еллык күзәтүләр эчендә (1950–2004 еллар) Казан районында көчле җил (җилнең тизлеге 25 м/с һәм артыграк) һәм көчле буран (җилнең тизлеге 15 м/с һәм артыграк, күз күреме 500 м дан артык түгел, дәвамлылыгы 12 сәгатьтән ким булмаган) уртача 3 елга 1 тапкыр, бик көчле яңгыр (1 сәгать чамасы вакыт эчендә 30 мм дан ким түгел) — 5 елга 1 тапкыр, яңгыр (12 сәгать эчендә 50 мм дан ким түгел) — 14 елга 1 тапкыр һәм кар (12 сәгать эчендә 20 мм дан ким түгел) 6 елга 1 тапкыр билгеләнә. Барысыннан да сирәгрәк көчле суыклар (40 °C һәм түбән) — 18 елга 1 тапкыр һәм эсселек (38 °C һәм югары) барлык күзәтү чорында 1 тапкыр була.

Җылы яратучан культура чәчкеннәре һәм үсентеләре, җиләк-җимеш культураларының чәчәк җимшәннәре өчен куркыныч тудыручы соң килгән язгы һәм иртә көзге кыраулар аеруча еш (елга 1–2 очрак) күзәтелә.

Көчле җилләр һәм өермәләр корылмаларны җимерә, урман хуҗалыгына шактый зыян китереп, агачларны аудара (1979, 2000). Көчле яңгыр һәм боз чәчүлекләрне бетерә. Көчле кар яуганда һәм бураннарда транспорт эше катлаулана, транспорт-юл һәлакәтләре арта.

2010 елның апреленнән августка кадәрге чорда Россиянең үзәк районнарына, шулай ук Идел һәм Урал буена гадәттән тыш корылык килә, атмосфера һавасының температурасы аномаль югары була. Гомумән явым-төшемсез июль–августта ул 40 °C ка (1 август) күтәрелә. Бу авыл хуҗалыгы культуралары уңышының нык кимүенә, ә күп кенә төбәкләрдә (Мордва, Мари, Чуаш республикаларында һәм башка) урманнарда һәм торфлыкларда янгыннар чыгуга китерде.

1960 еллар белән чагыштырганда XXI йөз башына Җирдә табигать бәла-казалары 3 тапкыр арта. Дөньяда алар нәтиҗәсендә ел саен 75–86 мең кеше үлә, зыян күрүчеләр саны 1,5–2,1 млрд кешегә җитә. 2050 елга хәтәр табигать күренешләреннән килгән зыян 300 млрд долларга җитәчәк дип көтелә, бу сумма исә гомуми тулай продукт артымының яртысы диярлек.

Җәмгыятьнең иминлеген ныгыту проблемасы тулы бер чаралар комплексын эшләүне таләп итә; аеруча мөһимнәре:

  • куркыныч һәм җимергеч табигый һәм техноген процесслар белән көрәштә өстенлекләрне билгеләү;
  • кисәтү һәм чара күрү системаларын булдыру;
  • хәтәр табигать процесслары була торган районнардагы территорияләрне хуҗалыкчан куллануны көйләү буенча закон актлары һәм норматив документлар эшләү.

Табигать афәтләрен булдырмый калу мөмкин түгел, әмма алдан әйтү, вакытында халыкка хәбәр итү һәм тиешле саклык һәм саклану чаралары күрүгә юнәлтелгән чаралар үткәргәндә күңелсез нәтиҗәләрне шактый киметергә мөмкин. Татарстанда бу функция ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына (1995 тә оештырыла) йөкләнгән.