- РУС
- ТАТ
Казанда Георгий урамында (хәзерге Петербург урамы) су басу (май 1926)
Су басу гаять сулы елларда кар эрегән вакытта көчле су агымы, җәйге мул яңгырлар, шулай ук елгада боз тыгылу нәтиҗәсендә күзәтелә.
Кайбер тигезлек елгаларының тамак өлешендә диңгез ягыннан искән җилнең суны кууы аркасында да су басу була.
ТР территориясендә су басу язын, кар эрегән вакытта, кече һәм уртача зурлыктагы елгаларның ташуы белән бәйле. Гадәттә, зур булмаган мәйданнарны каплый һәм су артык күтәрелми.
Зур су басулар уртача 20–25 елга бер тапкыр була һәм елга үзәннәренең чагыштырмача зур участокларында су асты эшчәнлеген боза, шактый гына матди зыян сала, хәтта кайвакыт халыкны да эвакуацияләргә туры килә. 20 йөзнең соңгы чирегендә — 1979 һәм 1990 елларда көчле су басулар була. Су басулар белән көрәштә аеруча нәтиҗәле ысул булып елга агымын көйләү тора. Моның өчен елгаларда сусаклагычлар төзү таләп ителә, алар исә ташу вакытында суның бер өлешен тоткарлыйлар («ташу пигын өзәләр»).
Иделдә Куйбышев сусаклагычы төзелү белән экстремаль су басу куркынычы бетерелә (моңа кадәр көчле су басулар 1908, 1926 да була). Боз тыгылуны булдырмас өчен елга юлларын турайту, чистарту һәм тыгылу булырга мөмкин урыннарны тирәнәйтү эшләре үткәрелә; шулай ук бозны махсус шартлаталар яки боз китү алдыннан махсус суднолар ярдәмендә аны вак кисәкләргә ваталар.
Казанда су басу (май 1926). Болакта ташу
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.