Аерым бер билгеләр (астрономик, календарь, климатик, фенологик һәм башкалар) буенча билгеләнә.

Астрономиядә төньяк ярымшарда көзгә көзге көн тигезлегеннән (22-23 сентябрь) кышкы кояш торгынлыгына (21-22 декабрь) кадәр булган вакыт аралыгын кертәләр.

1 сентябрьдән 30 ноябрьгә кадәрге чор календарь көз дип санала.

Климатик сезон буларак, җәйдән кышка күчү вакытын тәшкил итә һәм температураның түбән төшүе белән характерлана. Көз башы дип салкын булмаган чорның тәмамлануы (Татарстан территориясендә сентябрьнең 2-3 нче ункөнлегендә) яки һаваның уртача тәүлеклек температурасы 10°C аша узу (15-20 сентябрьгә туры килә) датасы алына.

Климатик көзнең тәмамлануы һаваның уртача тәүлеклек температурасы 0°C аша (24 октябрь – 2 ноябрь) узу датасы яки кар капламы барлыкка килү (20-31 октябрь) белән билгеләнә.

Шул рәвешчә, ТР территориясендә көзге чор уртача 1,5 ай дәвам итә. Һаваның уртача айлык температурасы сентябрьдә 10-12°C (абсолют максималь 33°C, абсолют минималь – 10°C), октябрьдә 2-4°C (абсолют максималь 25°C, абсолют минималь –27°C). Көзен яңгырлы һәм болытлы көннәрнең саны арта, һаваның дымлылыгы күтәрелә.

Атмосфера явым-төшемнәре тоташ характерлы. Явым-төшемнәр сентябрьдә якынча 13, октябрьдә 13-16 көн күзәтелә. Явым-төшемнәр суммасы 43-55 мм (Казанда 1919 елда 147 мм һәм 1938, 1974 елда 5 мм), октябрьдә 40-52 мм (1905 елда 121 мм һәм 1878, 1940, 1961 елда 4 мм).

Көзен көньяк-көнбатыш һәм көньяк юнәлештәге җилләрнең кабатлануы арта, төньяк һәм төньяк-көнбатыш җилләрнең кабатлануы кими. Җилнең уртача тизлеге 4-5 м/с. Томаннар еш һәм озаграк дәвам итә, сентябрьдә уртача – 1-3 (максималь 4-9), октябрьдә 2-4 (максималь 7-12) көн.

Көзен, ел саен диярлек, берникадәр вакыт җылы һәм коры һава («әбиләр чуагы») күзәтелә, бу тотрыклы антициклон һәм һава массаларының көньяктан керүе белән бәйле.

Күпчелек авыл хуҗалыгы культураларының үсү чоры көзен тәмамлана, күчмә кошлар җылы якларга очып китә.