Җирлекнең төп физик-географик характеристикаларыннан берсе.

Җир шарының һәр өлкәсендә климатны барлыкка китерүче өч мөһим процесс – җылылык һәм дымлылык әйләнешләре, атмосфераның гомуми циркуляциясе – үзенчәлекләре белән билгеләнә. Климатның санча характеристикаларын метеорологик зурлыкларның уртача күпьеллык һәм чик күрсәткечләре, ел дәвамында аларның үзгәрү үзенчәлеге билгели. Кайбер елларда һава торышы режимы шактый югары чикләрдә үзгәрергә мөмкин, әмма озак еллар дәвамындагы уртача атмосфера шартлары бер-берсеннән күпкә аерылмый (гадәттә, бу үзгәрешләр тирбәнешләр характерында бара), ягъни климат билгеле бер тотрыклылыкка ия. Климатны климатология өйрәнә.

ТРның климаты уртача континенталь, җәе җылы, кышы уртача салкын. Кояш радиациясе, атмосфера циркуляциясе тәэсирендә формалаша. Климатка һәм аеруча микроклиматка шулай ук урынның рельефы, үсемлекләр капламы, гидрографик челтәр, ә XX йөз урталарыннан башлап кешеләр эшчәнлеге дә йогынты ясый.

Еллык гомуми кояш радиациясе 3900 МДж/м2 чамасы һәм территория буенча чагыштырмача аз үзгәрә. Еллык радиация балансы 1350 МДж/м2, ноябрьдән мартка кадәр аның кыйммәте тискәре. Кояш балкышы бер елга 2000 сәгать кә якын һәм Татарстанның төньяк-көнбатышында 1800-1910 сәгатьтән төньяк-көнчыгышында 2050 сәгатькә кадәр үзгәрә.

Елның салкын вакытында республика территориясе Атлантик океан (Исландия минимумы) һәм Себер (Азия максимумы) һава массалары тәэсиренә дучар ителә, шуңа күрә һава температурасы көнбатыштан көнчыгышка таба төшә бара. Җылы вакытта (апрель-октябрь) циркуляция процесслары кими, температура режимының формалашуында кояш радиациясе һәм җирле шартларның роле арта.

Һаваның уртача температурасы гыйнварда -14°С чамасы, июльдә 19°С. Абсолют минималь -52°С, абсолют максималь 40°С. Көзен-кышын, гомумән, ел дәвамында җилләр көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исә, җәен төньяк һәм төньяк-көнбатыш җилләре кабатлана. Көчле җилләр ешрак кышкы сезонда күзәтелә. Территория буенча җылы көннәр (температура 0°С тан югары) 198-209, салкыннар 156-167 көн дәвам итә.

Еллык явым-төшем күләме 460-540 мм. Идел алды, Кама алды төбәкләре һәм Кама аръягының көньяк-көнчыгышы дымлырак. Явым-төшемнең 60-70%ы җылы вакытка туры килә.

Тотрыклы кар капламы ноябрь ахырында хасил була, кар яту 140-150 көнгә сузыла. Туфракта туң тирәнлеге 74-114 см.

Зур шәһәрләрнең климатик шартлары тирә-як климатыннан шактый аерыла. Шәһәр өстендәге һавада антропоген пычратучы ​​​​​матдәләрнең (төтен, корым, аэрозоль) артуы атмосфераның үтә күренүчәнлеген һәм шуның белән бергә кояш радиациясе агымын киметә (бу вакытта югалту 20% ка җитәргә мөмкин).

Һава бассейнының пычрануы эффектив нурланышны һәм төнге суынуларны киметә, ягулык яндыру хисабына өстәмә җылылык туа, ул, түшәлмә материалларның (асфальт, бетон һәм башкалар) парга аз әйләндерүчәнлеге сәбәпле, күп тотылмый, шунлыктан шәһәр эчендәге температураның күтәрелүенә китерә, ягъни «җылылык утраулары» барлыкка килә.

Шәһәр климатына хас үзенчәлек: төтенле томан (гадәттә, елның салкын вакытында). Йөзмә кисәкчекләрдән һәм су тамчыларыннан торучы гөмбәзсыман тонык томан пәрдәсе үзәк өстендә тотылып тора.