Карның биеклеге, тыгызлыгы һәм андагы дым запасы белән характерлана.

1 ай һәм аннан да күбрәк ятучы кар капламын тотрыклы, азрак ятса — вакытлыча диләр.

Татарстан территориясендә кар капламы уртача 20–31 октябрьдә күренә башлый, 15–22 ноябрьдә хасил була, 140–150 көн ята, 6–16 апрельдә эри башлый, 10–20 апрельдә эреп бетә. Кар капламы ятуында уртача даталардан — 30–40, эрүендә — 15–20 көнгә аерма була. Кар капламының калынлыгы ачык кыр участокларында — 35–45 см, ышык урыннарда — 50–75 см.

Кар капламында су запасы 100–150 мм, ул еллык явым-төшемнең 20–30% ын тәшкил итә. Кар капламының хасил булуы, ятуы һәм эрүе күп кенә факторларга — кояш радиациясе режимын билгеләүче гомуми циркуляциягә, явым-төшемнәргә, температура һәм җилгә, физик-географик җирлеккә (рельеф, үсемлекләр дөньясы һәм башкалар) бәйле.

Кар капламы үсемлекләр һәм хайваннар тормышына зур йогынты ясый, туфракны тирән туңудан, көзге уҗымнарны өшүдән саклый.

Язгы ташуның муллык дәрәҗәсе су запасы тәэсиренә бәйле.