Эчтәлек

Һава торышы карталарында йомык изобарлар белән күрсәтелә һәм үзәгендә латин алфавитының «Н» хәрефе белән билгеләнә; зур масштаблы, тропикларга хас булмаган, җир өслегендә үлчәмнәре горизонталь буенча 1000 нән 3000 км га кадәр, вертикаль буенча 2 дән 10 км га кадәр җитүче җилләр системасына ия. Төньяк ярымшарда астан күтәрелүче һаваның гомуми хәрәкәте сәгать теле йөрешенә каршы булган халәттә кырыйлардан үзәккә таба спираль буенча басым иң түбән булган үзәккә таба хәрәкәт итүче барик-циркуляцион өермә.

Циклонның көнчыгыш өлешендә көньяктан — җылы, көнбатышта төньяктан салкын һава массалары күчеше өстенлек итә. Көньяк өлешендә көнчыгыштан җылы, ә көнбатыштан салкын атм. фронтлары белән чикләнгән җылы сектор барлыкка килә. Салкын атмосфера фронты артында циклонның «тылы» урнаша. Атмосферада циклон антициклон белән беррәттән барлыкка килә, үзгәрә һәм хәрәкәт итә. Циклонның уртача хәрәкәт тизлеге 30–50 км/сәг, иң зур тизлеге — 100 км/сәг кә кадәр. Еш кына циклоннар серияләп — берсе артыннан берсе күчәләр. Аларда, аеруча үзәге һәм фронтлары янында, шактый күләмдәге явым-төшемнәр белән болытлы һава өстенлек итә. Җилнең тизлеге, гадәттә, 10–15 м/с, 20 м/с һәм артыграк та булырга (шторм), 30 м/с ка (давыл) җитәргә мөмкин; циклон үзәгендә җил көчсез. Циклонга тиз һәм кисәк үзгәрүчән һава торышы хас. Татарстан территориясендә циклон үзәгендә диңгез өсте тигезлегеннән китерелгән атм. басымы 950–970 гПа гә кадәр (кышын) төшәргә мөмкин. Циклон тибындагы һава торышы елына уртача 171 көн (47%) күзәтелә, июльдә ешрак — 17 көн (55%), апрельдә сирәгрәк — 13 көн (43%). Көзге-кышкы чорда — атлантик көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өстенлек итә, язын — көньяк-көнбатыш, җәен — җирле һәм көнбатыш циклоннар тәэсире өстенлек итә. Циклон кышын җылы, җәен салкын һава китерә.

Әдәбият    

Воробьёв В.И. Синоптическая метеорология. Л., 1991; 

Климатические условия и ресурсы Республики Татарстан. К., 2008.

Авторлар — Ю.П.Переведенцев, Э.П.Наумов