Җылы һава агымнарының вакытлыча «кире кайтуы» сәбәпле, берничә көннән алып 2-3 атнага кадәр сузылган кояшлы, җылы, коры һәм тыныч һава торышы.

ТР территориясендә «Әбиләр чуагы» һәр елны диярлек беренче кыраулардан соң, сентябрьнең икенче, кайвакыт октябрьнең беренче яртысында күзәтелә. Уртача датасы - 14-21 сентябрь. Ул җылы һава күчешен тудыручы тотрыклы көньяк антициклоннары белән бәйле. Көндез һава температурасы сентябрьдә 20-25°C, октябрь башында 15-20°C ка кадәр күтәрелергә мөмкин.

Кайбер елларда «Әбиләр чуагы » азагында җимеш агачлары кабат чәчәк ата.