Явым-төшемнең күләме билгеле бер вакыт (сәгать, тәүлек, ай, ел) эчендә агып китү, җиргә сеңү, парлану, җилгә очуны булдырмыйча җыеп алынган суның калынлыгын күрсәтүче мм ларда үлчәнә.

Татарстанда атмосфера явым-төшемнәренең территория буенча үзгәрешенә рельефның йогынтысы шактый зур. Еллык явым-төшемнәрнең уртача күләме Көнбатыш Кама аръягының түбән тигезлекләрендә 460 мм, Идел буе һәм Бөгелмә-Бәләбәй калкулыкларында 540 мм кадәр.

Аерым пунктларда үзгәрешләр зуррак: мәсәлән, Казанда 1920 елда 279 мм, 1978 дә 870 мм; Алабугада 1926 да 744 мм, 1982 дә 316 мм. Елның салкын вакытында (ноябрь-март) явым-төшемнәр уртача 130-180 мм, җылы вакытында (апрель-октябрь) 320-370 мм. Кагыйдә буларак, иң күп явым-төшемнәр июльдә (50-65 мм), иң азы февральдә (20-25 мм), шул ук вакытта алар кышын ешрак, жәен сирәгрәк ява.

Атмосфера явым-төшемнәренең айлык һәм тәүлеклек күләме бик нык үзгәрүчән. Кайбер айларда явым-төшемнең «нормадан» 2-3 тапкыр артып китүе һәм, киресенчә, аның 5-10% ына тигез яки кимрәк тә булуы мөмкин.

Теркәлгән тәүлеклек максимумнар: Казанда – 121 мм (29.7.1899), Минзәләдә 90 мм (26.6.1904). Еллык атмосфера явым-төшемнәре күләменең 64% ы сыек, 24% ы каты һәм 12% ы катнаш хәлдә булуы күзәтелә.

Явым-төшемнәр елына уртача 1050-1360 сәгать дәвам итә.