Евразия, Төньяк Америкада таралган.

ТР территориясендә катнаш һәм яфраклы (каенлык, имәнлек) урманнарда ялгыз яки төркемләп үсә. Дым ярата. Яфраклы токымнар белән микориза тудыра.

Яшь гөмбәләрнең эшләпәсе ярымшарсыман, өлгергәннәрендә – кабарынкы-җәенке, диаметры 5–10 см, ак, ачык яшел, зәйтүнсыман – яшел; дымсу һавада – лайлалы, кайвакыт өслеге ак куныклы. Аягы 8–12 см биеклектә, 1,5–2 см юанлыкта, ак, сирәгрәк зәйтүнсыман яки саргылт төсмерле, төбендә бүлбесыман юанайган, ак касәсыман җиңсә-боҗра (томсык гөмбәгә хас билге) әйләндереп алган. Яшь гөмбәләрнең йомшагы ак, исе һәм тәме юк. Карт гөмбәләр тәмсез исле. Томсык гөмбә тышкы кыяфәте белән шампиньоннарга охшаш; алардан пластинкаларының ак төстә булуы һәм боҗрасы белән аерыла. Үрчү өлеше июнь–ноябрьдә күренә.

Агулы гөмбә: составында эшкәртү вакытында да таркалмый торган токсиннар бар. Агулану билгеләре (кинәт эч авырту, косу, эч китү, гомуми хәлсезлек) 8–12 сәгатьтән һәм соңрак та күзәтелә.