60 ка якын төре билгеле, бөтен Җир шарында таралганнар.

Татарстан территориясендә 3 төре бар – урман шампиньоны (A. silvaticus), кыр шампиньоны (A. arvensis), гади шампиньон (A. campester) һәркайда очрыйлар. Июньнән октябрьгә кадәр болын, кыр, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында, терлек фермалары тирәсендә төркем булып үсәләр.

Эшләпәсенең диаметры 3-25 см, көрән тәңкәчекле аксыл-соры төстә. Пластинкалары аерым үсә, яшь гөмбәләрдә ак, картларында коңгырт-шәмәхә. Сабы төбенә таба юанаеп тора, гөмбә зурайгач ак элпәле боҗрасы юкка чыга. Йомшагы итчел, ак, сындырганда алсу яки кызгылт төскә керә, күңелгә ятышлы тәмле исле.

Шампиньон культурада үстерелә.

Чи һәм консервланган килеш кулланыла.