18 төре билгеле, ике ярымшарның да уртача поясларында, сирәк кенә тропикларда таралганнар.

ТР территориясендә 3 төре бар. Чуар мүк гөмбәсе (X. chrysenteron) яфраклы урманнарда июль–сентябрьдә үсә. Еш, әмма аз күләмдә очрый. Эшләпәсенең диаметры 10 см га кадәр, кабарынкы, итчел, коры көннәрдә — коры, дымлыда — ябышкак, аксыл-коңгырт төстә. Йомшагы аксыл-соргылт, көпшәк, сынган урынында җиңелчә зәңгәрләнә. Споралы порошогы саргылт-яшел. Сабы цилиндрик, тигез, 10 см га кадәр озынлыкта.

Кызыл мүк гөмбәсе (X. rubellus) яфраклы урманнарда, куаклар арасында, канау кырыйларында август–сентябрьдә үсә. Сирәк очрый. Эшләпәсенең диаметры 9 см га кадәр, алсу-җете кызыл төстә, итчел, мендәрсыман, җепселле. Йомшагы сары, сынган урыннарда зәңгәрләнә. Споралы порошогы коңгырт. Сабы цилиндрик, тигез, эшләпә астында ачык сары, астарак кызыл тәңкәле коңгырт төстә.

Саргылт-көрән мүк гөмбәсе (X. variegatus) нарат урманнарында комсу туфракта ялгыз һәм төркем булып үсә. Эшләпәсенең диаметры 10 см га кадәр, итчел, кабарынкы, куе сары яки сары-коңгырт, коңгырт тәңкәле. Йомшагы саргылт, сынган урынында җиңелчә зәңгәрләнә, тәме әчкелтем. Споралы порошогы сары-яшел. Сабы тигез, цилин­дрик, тыгыз, соргылт-сары, кайвакыт кызгылт төсмерле.

Барлык төрләре дә ашарга яраклы.