Төньяк ярымшарда таралган. Каен белән бергә микориза хасил итә, шунлыктан, кагыйдә буларак, аның янында үсә (исеме шуннан).

Татарстан территориясендә гади каен гөмбә (Leccinum scabrum), алсуланучы каен гөмбә (L. oxydabile), саз каен гөмбә (L. holopus) очрый. Май ахырыннан көз ахырына кадәр үсәләр.

Эшләпәсенең диаметры 25 см га кадәр, ярымшарсыман яки мендәрсыман, төсе ачык сорыдан куе көрәнгә кадәр. Саз каен гөмбәнең йомшагы бераз сулы. Өслеге җиңелчә ябышучан, шома. Көпшәле катлавы аксыл соры, көпшәләре озын, эшләпә йомшагыннан җиңел аерыла. Споралы порошогы сары-көрән төстә. Споралары орчыксыман. Сабы 20 см га кадәр биеклектә, 2–3 см юанлыкта, ак төстә, кара тәңкәчекләр белән капланган. Йомшагы тыгыз, нык, соргылт. Алсуланучы каен гөмбәнең эшләпәсе мәрмәр төстә, сабында эре соры тәңкәчекләр бар, сындырганда йомшагы алсулана һәм, башкалардан аермалы буларак, көз җиткәч кенә күренә башлый.

Ашарга яраклы гөмбәләр.