- РУС
- ТАТ
Евразия, Төньяк Америкада таралган.
Татарстан территориясендә ылыслы урманнарда, күбесенчә яшь чыршылык һәм наратлыкларда очрый (чыршы һәм нарат белән микориза хасил итәләр).
Кишер төсендә. Эшләпәсенең диаметры 3-11 см, үзәктә яшькелт боҗралары була, яшь гөмбәләрнең кырыйлары бөгелгән, өлгергән гөмбәләрнең – туры. Пластинкалары ябышып үскән яки аз гына салынкы, яшькелт тимгелле кызгылт-сары төстә. Сабы 2-6 см биеклектә, 1-2 см юанлыкта, цилиндрсыман, тигез, яшь гөмбәләрдә тыгыз, картларында куыш, эшләпәсе белән бер үк төстә. Йомшагы ак, эшләпә асты һәм сабы кызгылт, сынган урыны яшелләнә. Сөтчел сыекчасы кызгылт-сары, чәерле җимеш исле. Июнь-октябрь айларында очрый.
Ашарга яраклы, яңа җыелган, тозланган, маринадланган килеш тә кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.