- РУС
- ТАТ
Күп өлеше Европада, шулай ук Төньяк Америкада таралган. ТР территориясендә зәйтүн-көрән имән гөмбәсе яисә имән гөмбәсе (Boletus luridus) һәм тимгелле имән гөмбәсе (Boletus erytropus) очрый. Яфраклы урманнарда, имән астында үсәләр.
Эшләпәсе зәйтүн-көрән төстә, диаметры 5-20 см, калын итле, эшләпәнең өсте шома, коры. Йомшагы лимондай сары, сынган урыны зәңгәрләнә, хуш исле һәм тәмле. Эшләпәсенең көпшәле катламы кызгылт-көрән. Споралы порошогы зәйтүн төсле. Сабы 7-12 см биеклектә, төбе бүлбесыман калынайган, көрән-алсу челтәр бизәкле. Тимгелле имән гөмбә караңгырак эшләпәсе, кызгылт таплы һәм буй-буй аксыл-сары сабы белән аерыла.
Ике төре дә ашарга яраклы, яңа җыелган һәм тозланган килеш кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.