100 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шарында таралганнар.

Татарстан территориясендә Olpidium, Synchytrium, Cladochytrium, Plysoderma һәм башка ыруглар очрый. Хитридиомицетларның вегетатив гәүдәсе – мицелий, начар үсеш алган яки шома плазмадан тора. Күзәнәк стеналарында целлюлоза юк, скелет матдәсе сыйфатында хитин катнаша. Җенессез үрчи, бу вакытта бер камчылы зооспоралы зооспорангийлар барлыкка килә.

Хитридияле гөмбәләрнең күпчелеге – суүсемнәр, югары төзелешле үсемлекләр паразиты, дымлылык артык булганда авыл хуҗалыгы культураларында авырулар (бәрәңге рагы, кәбестә, салат караягы һәм башкаларны) китереп чыгаралар.