- РУС
- ТАТ
100 меңнән артыграк төре бар, күпчелек өлеше Европа һәм Төньяк Америкада киң таралган. ТРда гөмбәләрнең 6 классы да очрый: хитридиомицетлар, оомицетлар, аскомицетлар, базидиомицетлар, камилләшмәгән гөмбәләр, загомицетлар.
Күп кенә гөмбәләрнең вегетатив өлеше (мицелий яки гөмбәлек) нечкә тармаклы җепселләр (гифлар) булып урман түшәлмәләрендә, черегән агачта һәм органик субстратта таралган. Күбесе төрле кунык (пәрәвезсыман, ончыл, мамыксыман), тимгел, төртке һ.б. рәвешендә; кайберләрен микроскоптан гына күрергә мөмкин. Мицелийнең төзелеш үзенчәлекләренә, үрчү ысулларына карап, гөмбәләрне түбән һәм югары төзелешлеләргә бүләләр. Түбән төзелешле гөмбәләрнең мицелие – күзәнәксез, югары төзелешлеләрнең – күзәнәкле. Вегетатив, җенессез һәм җенси юл белән үрчи. Күбесенең үсеш циклында җил, су, бөҗәкләр белән таралучы җенессез һәм җенси споралар барлыкка килүнең чиратлашуы күзәтелә. Гөмбәләр – гетеротроф организмнар (әзер органик матдәләр кулланалар), бигрәк тә сапрофитлар, үсемлек калдыкларында, агачта, туфракта (агарик, ариллофорик, гастеромицетлар һ.б.), ашамлыкларда, туфракта (күгәрекләр, чүпрәләр), суда (сапролегинсыманнар) була.
Күп төрләре үсемлекләрдә (кисәү, тутык, ончыл чык гөмбәләре һ.б.), сирәк кенә хайван һәм кеше тәнендә паразит булып яшиләр, төрле авырулар (хайваннарда микозлар, кешеләрдә дерматозлар) китереп чыгаралар.
Кайбер гөмбәләр суүсемнәр белән лишайниклар, югары төзелешле үсемлекләр белән микориза хасил итәләр. Аерым төрләре (туфрак гифолицетлары) ерткычлар.
Авыл һәм урман хуҗалыкларына шактый зур зыян салучы паразит гөмбәләрдән киң таралганнары - фузариум, фитофтора, ольпидиум, арыш анасы. Агач гөмбәләре, бүрәнә гөмбәләре аеруча зарарлы. Татарстан урманнарында гөмбәләрнең ашарга яраклы 200 дән артык эшләпәле төре (ак гөмбә, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе, майлы гөмбә, гөреҗдә, ал гөмбә һ.б.) үсә. Эшләпәлеләр арасында 20 ләп төре (чебен гөмбәсе, кызыл чебен гөмбәсе һ.б.) агулы, чикләнгән күләмдә ашарга яраклылары да (җыерчалы һәм җөйле гөмбәләр) бар. Дәвалау һәм биологик актив матдәләре булган кайбер гөмбәләр (кара каен гөмбәсе, ак гөмбә, җирән гөмбә, арыш анасы һ.б.) халык медицинасында, чүпрә, пеницилл һ.б. халык хуҗалыгында файдаланыла.
Гөмбәләр табигатьтәге матдәләрне үзгәртүдә дә мөһим роль уйный: органик матдәләрне тарката, минераллаштыра, туфрак ясау процессында катнаша.
34 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.