15 кә якын төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америкада таралган. Татарстан территориясендә ике төре үсә.

Нечкә дуңгыз гөмбәсе (P. involutus) яфраклы һәм ылыслы урманнарда очрый. Июньнән октябрьгә кадәр төркемләп һәм берәрләп дымлы туфракта үсә. Эшләпәсе соры-көрән, диаметры 5-20 см, кырые үзенчәлекле итеп аска кайтарылган. Пластинкалары сары көрән, тулысы белән яки эре кисәкле булып йомшагыннан аерыла. Сабы кыска, эшләпәсе белән бер үк төстә. Йомшагы саргылт, йомшак, әчкелтем тәмле. Споралы порошогы көрән. Нечкә дуңгыз гөмбәсендә пешергәндә таркалмый торган мускарин агуы бар.

Юан дуңгыз гөмбәсе (P. atrotomentosus) агач төпләрендә, ауган чыршы һәм нарат кәүсәләрендә үсә. Нечкә дуңгыз гөмбәсеннән бәрхетсыман кара-көрән сабы һәм итләчрәк булуы белән аерыла. Споралы порошогы балчыксыл көрән.

Нечкә дуңгыз гөмбәсе

Юан дуңгыз гөмбәсе