Аспергиллның вегетатив тәне – субстратка үтеп керүчән күп күзәнәкле тармаклы мицелий.

160 ка якын төре билгеле. Үрчү, башлыча, җенессез юл белән – башсыман кабарып торган конидияләр йөртүчеләрдә күпсанлы тезмәләр ясап үсә торган споралар (конидияләр) аша башкарыла. Аспергиллның кайберләренә җенси үрчү дә хас.

ТРда туфракның өске катламнарында киң таралган, аларны шулай ук төрле үсемлек продуктларында табалар, анда аспергилл колонияләре төрле төстәге күгәргән куныклар хасил итәләр, шулай ук югары дымлылык шартларында сакланган азык-төлекләрдә үрчиләр.

Күп төрләре сапрофитлар, А. fumigatus, А. bronchialis һ.б. – кеше һәм хайваннар паразиты.

А. niger һәм бу төркемнең башка төр штаммнары лимон, кузгалак, глюкон кислоталары булдыруда киң кулланыла. Кайбер төрләре патоген бактерияләргә тәэсир итәргә сәләтле антибиотиклар бүлеп чыгара.