Дим елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 12,9 км, бассейнының мәйданы 54 км2. Бөгелмә районы территориясе буйлап ага. Елга башы Зур Покровка авылыннан көнчыгыштарак, тамагы Бәкер авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы – 130 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 27%.

Зур булмаган 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,28 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары өлеше аз гына артык. Җир асты туендыру модуле 0,2-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Җәен елга еш кына кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 118 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакыттагы чыгымы 0,09 м3/с.

Су язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.