Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 45,2 км. Бассейнының мәйданы 390,5 км2. Елга башы Бөгелмә районында, Аргуновка тимер юл станциясеннән 2 км көнбатыштарак, тамагы Ютазы районы Әпсәләм авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы – 97 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Ютазының 0,7 дән – 8,2 км га кадәр озынлыктагы 20 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Карамалы (8,2 км) – уң; Әтәмби (11,8 км), Урыссу (7,2 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 73 мм, ташу вакытында су агымы катламы 47 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,35 м3/с.

Язын суы каты (9-12 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Ютазы бассейнында суының гомуми күләме 2 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.