Әшнәк елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 13,7 км, бассейнының мәйданы 45,9 км2. Балык Бистәсе районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Ырга авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Корноухово авылыннан көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 66 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Ырганың 0,2 дән 1,9 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,45 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,51-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Елганың югары агымы суының иң аз вакытында кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 137 мм, ташу вакытында су агымы катламы 120 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,027 м3/с.

Язын суы каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Ырга бассейнында суының гомуми күләме 1,2 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.