Бөгелмә Зәе елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 17,4 км. Бассейнының мәйданы 100,4 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага. Елга башы Әлмәт районы Акчишмә авылының көнбатыш чигендә, тамагы Азнакай районы Микулин авылыннан 2 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы – 141 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 50%.

Ямашның 0,7 дән 4 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан артыгы кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 3-5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 81 мм, ташу вакытында су агымы катламы 49 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,112 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Ямаш бассейнында Владимировка сөзәклеге табигать саклаулыгы урнашкан.