- РУС
- ТАТ
фольклор жанры, тарихи вакыйгалар турында эпик җырлар
Көйләп һәм көйсез башкарылалар. Тарихи җырлар эчтәлеге белән сугышларга, социаль һәм милли изүгә, аерым катлау кешеләренең тормыш-көнкүреш хәлләренә бәйле. Татар фольклорында тарихи җырлар Болгар дәверендә үк барлыкка килә. Аларда башка илләр белән сәүдә элемтәләре («Болгарданмы киләсез?», «Шәһре Кашан», «Шәһре Болгар»); Урта Азия, Кавказ яисә башка илләргә коллыкка сатылган Болгар кызлары язмышы («Болгар иленең кызлары», «Болгар ятимәләре») турында бәян ителә. Сөембикәгә багышланган тарихи җырлар Казан ханлыгы чоры белән бәйле. XVIII–XIX йөзләр — жанрның чәчәк аткан чоры. «Пугачау патшаны күрсә идең», «Салават Юлай» тарихи җырлары крәстиян кузгалышларын тасвирлауга багышлана. Качкыннар турында мишәрләрдән язып алынган «Ташкай», «Качкын Хәмидулла», «Качкынның михнәте бигрәк зур» җырлары качкын солдатларга, каторжаннарга багышлана.
Охшаш тематикалы тарихи җырлар XX йөз башында да барлыкка килә. Күпчелек җырларда халык иҗаты өчен гадәти табигать образлары — кара урман, агымсулар, йолдызлы күк йөзе һ.б.
1905–1907 елгы революция һәм 1917 елгы Октябрь революциясе дәверендә якынлашып килгән социаль үзгәрешләр, якты яңа тормыш турындагы җырлар киң таныла. Нигездә, алар — татар теленә тәрҗемә ителгән «Интернационал», «Марсельеза», «Варшавянка», «Смело, товарищи, в ногу» («Кыю атлагыз, иптәшләр») һ.б. революцион җырлар.
Татар һәм рус телләрендәге тарихи җырларның тулырак җыелмасы Н.Ф.Катановның «Казан татарларының тарихи җырлары» («Исторические песни Казанских татар», 1899) китабында китерелгән. Аерым тарихи җырларның текстлары 1960–1970 елларда чыккан фольклор җыентыкларына кертелә.
Урманчеев Ф. Тарихи җырлар // Казан утлары. 1969. № 3;
Яхин А.Г., Бакиров М.Х. Фольклор жанрларын тикшерү тәҗрибәсе. К., 1979;
Татар халык иҗаты: Тарихи һәм лирик җырлар. К., 1988.
Автор — Ф.И.Урманчеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.