Тарихы

1748 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык.

XX йөз башында авылда мәчет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 524 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Иске Абдул авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1953 елда авыл Фрунзе исемендәге колхозга керә (үзәк утары – Иске Абдул авылы). 1963 елда хуҗалыкның исеме «Алга» колхозы дип үзгәртелә (үзәк утары – Иске Абдул авылы). 1996 елдан авылда – «Алга» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәчет (2019 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.Ш.Шәрипов (1935 елда туган) – спортчы, Россиянең милли көрәш буенча чемпионы (ике тапкыр).

Халык саны

1795 елда – 79,
1816 елда – 42 ир-ат;
1834 елда – 101,
1870 елда – 223,
1906 елда – 434,
1913 елда – 391,
1920 елда – 411,
1926 елда – 203,
1938 елда – 312,
1949 елда – 217,
1958 елда – 189,
1970 елда – 182,
1979 елда – 130,
1989 елда – 69,
2002 елда – 51,
2010 елда – 51,
2020 елда – 68 кеше (татарлар).