Эчтәлек

Чыгышлары белән Саратов губернасы Зур Черкиле авылыннан.

Шәрифҗан (1850–?), Мөхәммәтҗан (25.8.1853–?), Хәсән (1872–?) Минһаҗетдин уллары галантерея товарлары һәм китаплар белән сәүдә итәләр. 1897 елда 2 нче гильдия Казан сәүдәгәрләре булып язылалар.

1898 елда «Бертуган Кәримовлар сәүдә йорты» ширкәтен оештыралар, 1900 елда басмаханә һәм хәреф кою йорты ачыла, анда дини-дидактик, фәнни-популяр һәм матур әдәбият, дәреслекләр һ.б. басыла.

Кәримовларның китап басу комплексы галантерея товарларын һәм китапларны күпләп сату кибетеннән (еллык сәүдә әйләнеше 300 мең сум) һәм басмаханәдән (еллык сәүдә әйләнеше 100 мең сум) тора. Россиядә татарлар тупланып яшәгән барлык төбәкләрдә дә Кәримовлар сәүдә йортының филиаллары эшли.

Кәримовлар Ш.Мәрҗани идеяләрен дәвам иттерүчеләр, либераль үзгәртеп корулар тарафдарлары булалар.

1912 елдан алар «Кояш» газетасы чыгара башлыйлар.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII начало XX веков). К., 1994.

Авторлар — Р.Р.Салихов, Р.Р.Хәйретдинов